Accessibility links

Кабулда талиблар төркеменә каршы операция төгәлләнде


Кабулда талиблар һөҗүме булган урында НАТО һәм әфган хәрбиләре.
Кабулда талиблар һөҗүме булган урында НАТО һәм әфган хәрбиләре.
Әфганстан башкаласы Кабулда кораллы талиблар төркеменә каршы кичә башланган операция бүген төгәлләнде. Талиблар илнең хөкүмәт оешмаларына, НАТО көчләре идарәсе бинасына һәм АКШ илчелегенә һөҗүмнәр оештырган иде.

Әлеге операциядә Әфганстанның һәм халыкара көчләр дә катнашты.

France-Presse агентлыгы, чит илләрнең хәрби чыганакларына таянып хәбәр итүенчә, һәлак булучылар саны 11 кешегә җиткән. Егермеләп кеше яраланган, алар арасыннан алтысы НАТО хәрбиләре.

АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Кабулда талибларның һөҗүме Вашингтонны куркытмый һәм Кушма Штатлар әфган халкына ярдәмен дәвам итәчәк, дип белдерде.

Әфганстан президенты Хәмит Карзай әлеге һөҗүмне хөкем итте. Бу хәл әфганстаннарның илдәге хәлләргә җаваплылыгын көчәйтәчәк кенә дип әйтте.
XS
SM
MD
LG