Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта берничә шартлауда 17 кеше үлгән


Гыйракта илнең төрле өлешендә булган берничә шартлауда кимендә 17 кеше үлгән.

Иң көчле шартлауларның берсе Мидхәтия шәһәрендә булган. Иминлек көчләре яратып йөри торган ресторан янында бомба куелган машина шартлатылган. 13 кеше һәлак булган һәм 50 кеше яраланган.

Багдадтан көнбатышка таба 80 чакрым ераклыктагы Анбар вилаятендә хәрби ныгытмада йөк машинасы астына куелган бомба шартлатылган. Ике хәрби һәлак булган, 10 кеше яраланган.

Бүген Багдадның төньяк өлешендә кораллы сугышчылар полиция капкасына ут ачканда ике полиция хезмәткәре үтерелгән.

Әлеге һөҗүмнәрнең яңа дулкыны ел ахырында Гыйрактан АКШ гаскәрләрен чыгарырга җыену шаукымына туры килде.
XS
SM
MD
LG