Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль вәкиле: Фәләстиннәрнең бәйсезлек соравы авыр хәлләргә китерәчәк


Авигдор Либерман
Авигдор Либерман
Фәләстиннең бәйсезлеген тануны сорап БМО-га мөрәҗәгать итү “авыр хәлләргә китерәчәк”. Израиль тышкы эшләр министры Авигдор Либерман әнә шундый белдерү ясады. Ул гарәпләргә каршы белдерүләре белән данлыклы.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон белән очрашыр алдыннан булган әңгәмәдә Либерман нинди авыр хәлләр икәнен тәгаенләмәде.

Элгәре АКШ әгәр БМО Иминлек шурасында Фәләстин дәүләте мәсьәләсе карала калса, вето хокукыннан файдаланырга әзер икәнен белдергән иде.

Иртәгә АКШ-ның Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле Дэвид Һейл һәм Израиль премьер министры Биньямин Нетаньяһу бу мәсьәлә турында сөйләшәчәк.

Фәләстиннәр БМО-га мөрәҗәгатьне 20 сентябрьдә тапшырыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG