Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Триполидагы илчелеген якын арада эшләтеп җибәрергә вәгъдә итә


Кушма Штатлар беренче мөмкинлек туу белән Либиядәге илчелеген эшләтеп җибәрергә исәпли. Бу хакта Триполидагы сөйләшүләр вакытында Дәүләт секретаренең Якын Көнчыгыштагы киңәшчесе Джеффри Фелтман белдерде.

Чәршәмбе көнне Фелтман Милли күчеш шурасы башлыгы Мостафа Абдел Җәлил белән очрашты. Фелтман Кушма Штатлар НАТО-ның Либиядәге операциясенә алга таба да булышачак дип әйтте. Американ дипломаты шулай ук Либиядәге яңа хакимиятнең илдәге иминлек контролен көчәйтүен дә хуплады.

Гыйсьянчылар Бени-Вәлид, Сирт һәм Сабһа шәһәрен үз контроленә алырга омтыла. Әлегә кадәр бу өч шәһәр дә Мөәмәр Каддафи тарафдарлары кулында. Либиянең алып ташланган диктаторы вәкиле Мусса Ибраһим бүген, Каддаи әлегә кадәр илнең зур өлешен үз контролендә тота, ә үзе ул гадәттәгечә Либиядә, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG