Accessibility links

Кайнар хәбәр

Расмуссен: НАТО Балканда янә көч куллануга юл куймаячак


НАТО Генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен, Сербия һәм Косово чигендә вәзгыять кискенләшү уңаеннан, Төньяк Атлантика Берлеге Балканда көч куллануга юл куймаячак дип белдерде.

Расмуссен бу хакта Приштинада Косово премьер-министры Хашим Тачи белән сөйләшүдән соң әйтте. НАТО башлыгы сүзләренчә, халыкара хәрби контингент төбәктә тәртип саклавын дәвам итәчәк.

Күпчелеге албаннардан гына торган Косова хакимияте җомга үз таможня һәм полиция хезмәткәрләрен республиканың серб азчылыгы яшәгән төньягындагы тикшереп үткәрү капкасына куярга җыена.

Июнь аенда мондый хәл бер тапкыр булган иде инде, нәтиҗәдә полициянең бер хезмәткәре һәлак булды.
XS
SM
MD
LG