Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Рубин” Ирландиядә җиңүдән башлады


Казанның “Рубин” такымы Европа лигасының беренче уенында Ирландиянең “Шемрок Роверс” такымын 3-0 исәбе белән җиңде.

15 сентябрь Ирландия башкаласы Дублинда үткән уенда Казан футболчылары көндәш капкасына өч җавапсыз туп кертә алды: Мартинс (3’), Нобоа (50’) һәм Карадениз (60’).

А төркеменең икенче уены Грециянең Салоники шәһәрендә уйналды. Грециянең ПАОК һәм Англиянең “Тоттенһэм” такымнары арасындагы уен 0-0 исәбенә тәмамланды.

Шулай итеп, беренче уеннан соң А төркемендә казанлылар беренче урынга чыкты.

Киләсе уенда “Рубин” 29 сентябрь көнне Казанда ПАОК белән уйный.
XS
SM
MD
LG