Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида “Көньяк агым” акционерлары килешүе имзаланды


Сочида Русиянең “Газпром” һәм Европаның өч энергетика ширкәте “Көньяк агым” газ үткәргеченең диңгездән үтәчәк өлеше турында килешү имзалады. Аны башта Кара диңгез төбеннән Болгарстанга, ә аннан Италиянең көньягына һәм шулай ук Австрия белән Германиягә кадәр үткәрәчәкләр.

Имзаланган документ нигезендә, төзелеш чыгымнарының 50%-ын “Газпром”, 20%-ын Италиянең Eni ширкәте, ә 15%-ын Франциянең Electricite de France белән Германиянең BASF ширкәтләре үз өстенә ала.
XS
SM
MD
LG