Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово-Сербия таможнясын Европа Берлегенең махсус вәкиллеге башкара


Европа Берлегенең махсус вәкиллеге һәм Косово хакимияте Косово белән Сербия арасындагы ике тикшереп үткәрү капкасына үз чик сакчыларын һәм таможня хезмәткәрләрен урнаштырды.

Чик һәм таможня хезмәтен Европа Берлеге махсус вәкиллеге көчләре башкарачак, ә Косово хакимияте техник сорауларны чишәчәк дип хәбәр ителә.

Чик сакчылары һәм таможня хезмәткәрләре Халыкара иминлек көчләре боралакларында китерелде.

Пәнҗешәмбе көнне чик буенда яшәүче серблар, тикшереп үткәрү капкасына киртәләр куеп, якын килергә ярамый дигән билгеләр элгәч, төбәктә вәзгыять кискенләшкән иде.

Кичә БМО Иминлек Шурасы һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы төбәктә вәзгыять катлауланырга мөмкин дип борчылу белдереп якларны көч кулланмаска чакырган иде.
XS
SM
MD
LG