Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда су басканда 300-дән артык кеше һәлак булган


Пакстанның көньягындагы Синд вилаятендә су басып 300-дән артык кеше һәлак булган, 600-ләп кеше тән җәрәхәтләре алган.

Пакстан хакимиятләре хәбәр итүенчә, җиде миллионлап кеше йорт-җирсез калган. Йөз меңнәрчә корылмага зыян килгән, ике миллион ярым гектардан артык җирне су баскан.

Пакстан премьер-министры Раза Йосыф Гилани әлеге каза сәбәпле Нью-Йоркка сәфәреннән баш тартты. Ул анда БМО Генераль Ассамблеясенең сессиясендә катнашырга тиеш иде.
XS
SM
MD
LG