Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәләстиннәр һәм израильләр Аббасның БМО-га булачак мөрәҗәгатен тикшерә


Фәләстиндәге ХӘМӘС һәм “Ислам җиһады” төркемнәре Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббасның фәләстин дәүләтенең бәйсезлеген тану өчен БМО-га мөрәҗәгать итәргә җыенуы белән килешми.

Газзә сызыгын үз контролендә тотучы ХӘМӘС төркеме вәкиле Фәүзи Барһум Аббасның карарын “хәтәр адым” дип атады һәм башка лидерлар белән килешмичә кабул ителүен дә әйтеп китте.

ХӘМӘС-нең башка бер лидеры Мәхмүт әз-Зәһәр, Аббас Израиль белән тынычлык сөйләшүләрен яңартырга омтыла дип белдерде.

“Ислам җиһады” вәкиле Даут Шиһаб, үз чиратында, БМО-га мөрәҗәгать итү фәләстин халкына файдага булмаячак, Аббас фәләстин эчендә җайга салу килешүләренең үтәлешенә игътибар итәргә тиеш, диде. Бу килешү май аенда имзаланган иде, әмма “Фатх” һәм ХӘМӘС уртак хөкүмәт төзү эшен башламады.

Җомга кичендә Израиль премьер министры Биньямин Нетаньяһу белдерүен игълан итте. Анда, аерым алаганда, БМО-га берьяклы гына мөрәҗәгать белән тынычлыкка ирешеп булмаячак, дип әйтелә. Фәләстиннәр һәм израильләрнең турыдан-туры сөйләшүләре белән генә тынычлык урнаштырырга мөмкин диелә.
XS
SM
MD
LG