Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә 90-нан артык көрд кулга алынган


Төркиянең көньяк-көнчыгышында полиция көрд кораллы сугышчылары белән бәйләнештә булган дип шикләнелгән 90-нан артык кешене кулга алган.

Әлеге операция җомга кичендә башланган. Кулга алынучылар арасында Тынычлык һәм демократия фиркасе һәм шулай ук Ширнак вилаятенең хакимият вәкилләре дә бар.

Җизре шәһәрендә полициянең кешеләрне эзләвенә комачаулык итәргә теләгән демонстрантлар төркеме белән хокук саклаучылар арасында бәрелешләр дә булган.

Тынычлык һәм демократия фиркасенең ике меңгә якын әгъзасы Көрд эшчеләр фиркасе белән хезмәттәшлектә гаепләнеп төрмәдә утыра. Көрд эшчеләр фиркасен Кушма Штатлар, Төркия һәм башка бер төркем илләр террор оешма дип саный.
XS
SM
MD
LG