Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең БМО-дагы вәкиле: исламчылар ватандашлар сугышы башлануын тели


Сүриянең БМО-дагы вәкиле Имад Мостафа CNN-га әңгәмәдә Сүриягә каршы ялган кампания бара дип белдерде. Мостафа сүзләренчә, Сүрия хакимияте ватандашларын үтерми һәм кешеләрнең һәлак булуы өчен армия җаваплы түгел. Исламчылар үз максатларына ирешү өчен көч куллана һәм кешеләрне үтерә, дип белдерә Мостафа.

Ул Сүриядәге вәзгыятьне Гыйракка чит ил гаскәрләре кертелгәч булган хәл кебек дип әйтә. Күпләгән исламчы төркемнәр ватандашлар сугышы башлап җибәрергә тели, ди Мостафа.

Сүрия хакимияте чит ил журналистларын илгә кертми һәм булган хәлләр турында сөйләүне тыя. БМО-да булган мәгълүматларга караганда, Бәшәр Әсад хакимиятенә каршыларны эзәрлекләгәндә ике мең ярымнан артык кеше үтерелгән.
XS
SM
MD
LG