Accessibility links

Латвиядә фирка лидерлары коалиция төзү сөйләшүләренә әзерләнә


Латвиядә Сеймга үткән фирка лидерлары яңа хөкүмәт булдыру өчен коалиция төзү сөйләшүләренә әзерләнә. Парламентка сайлау кичә үтте.

Үзәк сайлау комитетының соңгы мәгълүматларына караганда, “Килешү үзәге” (“Центр согласия”) җиңү яулаган. Ул рус теллеләр мәнфәгатьләрен кайгырта. Алар 29% тавыш җыйган. Латвиянең элекке президенты Валдис Затлерс җитәкчелегендәге Реформалар фиркасе икенче урында. Хәзерге премьер Валдис Домбровскисның “Бердәмлек” (“Единство”) блогы өченче урынга чыкты.

Парламентка барлыгы биш фирка үтте. Белгечләр фикеренчә, “Килешү үзәге” коалиция булдыру өчен хезмәттәшләр таба алмаячак һәм ул оппозициядә калачак.
XS
SM
MD
LG