Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нетаньяһу БМО Иминлек Шурасы фәләстин үтенечен кабул итмәс дип ышаныч белдерә


Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяһу хөкүмәт утырышында, БМО иминлек Шурасы Фәләстин автономиясе дәүләтчелеген тану һәм БМО-га кабул итү үтенечен хупламас, дип белдерде.

Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас 1967 елда Израиль басып алган Үрдүн елгасының көнбатышындагы, Газзә сызыгындагы һәм Иерусалимның көнчыгышындагы җирләрне тулысынча Фәләстин дәүләтенеке итеп тану өчен БМО-га мөрәҗәгать итәргә җыенуын белдергән иде.

АКШ Фәләстин автономиясе үтенече каралса үзенең вето хокукын кулланачагын әйтте. Башка дәүләтләр, шул исәптән, Гарәп дәүләтләре Лигасына кергән илләр, Норвегия һәм Русия БМО-да фәләстиннәрнең дәүләтчелеген тану мөрәҗәгате тапшырылса теләктәшлек күрсәтергә җыенуларын белдерде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG