Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкарада шартлау: өчәү һәлак булган, 30 кеше яраланган [видео]


Әнкарада шартлау, кимендә 30 кеше яраланган
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:37 0:00
йөкләү

Төркия башкаласы үзәгендә көчле шартлау нәтиҗәсендә кимендә 30 кеше яраланган, аларның кимендә дүртесе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Соңгы мәгълүматларга караганда, бомба машина эченә яшерелгән булган. Янәшәдә торган берничә машина янган. Якындагы бин

Төркия башкаласы үзәгендә көчле шартлау нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булды һәм кимендә 30 кеше яраланды. Аларның кимендә дүртесе авыр хәлдә хастаханәгә озатылды. Шартлау янында торган берничә машина янды. Якындагы биналарның тәрәзәләре ватылган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, бомба машина эченә яшерелгән булган. Полиция шартлау урынында төрле шигарьләр кычкырган бер хатынны тоткарлады. Әлеге террор гамәлен тикшерү эше башланды.
XS
SM
MD
LG