Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда беренче спорт телеканалы ачылды


Татарстанда бу көннәрдә ITV дигән яңа спорт телеканалы эшли башлады. Аны кабель челтәре ярдәмендә республиканың 15 шәһәрендә карап була. Алар арасында Казан, Кама Аланы, Чаллы, Әлмәт, Җәлил, Баулы, Алабуга һәм башкалар да бар. Телеканалны хәзер бер миллион тамашачы карый, дип белдерә ITV сәхифәсе. Якында ул сан ике миллионга да җитәргә мөмкин.

Эфирның төп өлешен спорт уеннарын трансляцияләү алып тора. Телеканал матчларны турыдан-туры күрсәтү, Татарстанның һәр районыннан оператив язмалар әзерләп күрсәтү мөмкинлегенә ия.

Телеканалны оештыручылар сүзләренә караганда, Татарстан такымнары Русия һәм Европа беренчелекләрендә еш кына алдынгы урыннарны яулый. Шуңа күрә республикада мондый каналның ачылуы табигый хәл.
XS
SM
MD
LG