Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Германия белән бәйләнешләрен ныгыта


Татарстан президенты Германиянең Русиядәге илчесе Ульрих Бранденбург белән очрашканда Казанда алман виза үзәген ачу мәсьәләсен тикшерде. Миңнеханов фикеренчә, ул ике якны тагын да якынайтырга ярдәм итәчәк.

Әйтергә кирәк, октябрь ахырында Казанда Австрия виза үзәге ачылачак. Ә Италия, Чехия, Финляндия, Греция, Болгария виза үзәкләре башкалада күптән эшләп килә.

Германия илчесе Казанга ике көнлек эш сәфәре белән килгән иде. Кичә илче Казан университетында “Яшь галимнәр атнасын” ачуда катнашкан иде. Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан Алмания белән мәгариф өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырга ниятли.

Икътисадка килгәндә, республика Алманиядән инвестицияләрне җәлеп итү өстендә эшли. Хәзерге вакытта Татарстанда алман акчасы ярдәмендә 40-ка якын ширкәт эшләп килә.
XS
SM
MD
LG