Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Европага Русия оппозициясенең авыр хәленә зарлана


Русия хокук яклаучылар Европа шурасының Парламент ассамблеясенә демократик сайлауларны тәэмин иткән институтларның бетерелүен шикаять итеп мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгатьне Людмила Алексеева, Светлана Ганнушкина, Олег Орлов, Лев Пономарев, Сергей Ковалев имзалады. Алар рәсмиләрнең оппозицион көчләрне Русия сайлауларында катнаштырмау өчен фиркаләрне теркәмәү турында зарлана.

Хокук яклаучылар күптән түгел генә «Правое дело» фиркасе тирәсендә булган вакыйгаларны Кремльнең «тупас кысылуы» дип атады.

Дәүләт контролендә торган мәгълүмат чаралары исә «хакимият фиркасен» яклап бүтән сәяси көчләрне эзәрлекли, диелә мөрәҗәгатьтә.

Хокук яклаучылар Европа шурасының Парламент ассамблеясеннән Русиягә күзәтүчеләр җибәрүне үтенде.
XS
SM
MD
LG