Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән президенты Салих туган иленә кайтты


Йөмән президенты Гали Габдулла Салих
Йөмән президенты Гали Габдулла Салих
Йәмән президенты Гали Габдулла Салих Согуд Гарәбстанында өч ай дәваланганнан соң туган иленә кайтты.

Бүген Салих оппозицияне солыхка чакырып сөйләшүләр үткәрергә тәкъдим итте. Президент сүзләренә караганда, бу - сәяси кризистан бердән-бер чыгу юлы.

Салих Согуд Гарәбстанына июнь аенда аңа каршы оештырылган һөҗүмдә яралангач китеп барды. Шушы вакыт эчендә илнең башкаласы Санада Салихның президентлыктан китүен таләп итеп протест чаралары дәвам итте.

Узган якшәмбедә, гыйсьянчылар тарафына хәрбиләрнең бер өлеше күчкәч, режимга каршы баш күтәрүләр тагын да көчәеп китте. Нәтиҗәдә берничә көн эчендә 80-нән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG