Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУның Көнчыгышны өйрәнү институтына яңа җитәкче билгеләнде


Казан Федераль университеты каршындагы Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтының башлыгы итеп Линар Латыйпов билгеләнде, дип хәбәр итә "Бизнесс Online" интернет сәхифәсе.

1 июльдән Латыйпов университетның тышкы бәйләнешләр буенча проректор вазыйфасын башкарды. Моңа кадәр ул Ислам конференциясе оешмасында Русия вәкиленең урынбасары иде.

КФУдагы Көнчыгышны өйрәнү институтының элекке башлыгы – бүлекне оешуыннан бирле җитәкләгән Җәмил Зәйнуллин әлеге вазифадан 1 сентябрь азат ителде.

Институт мөдире булып бу көннәргә кадәр институтның халыкара мөнәсәбәтләр кафедрасы җитәкчесе Яков Гришин иде.
XS
SM
MD
LG