Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыйммәтле кәгазьләр базары һаман тотрыксыз кала


Дөньяның кыйммәтле кәгазьләр базарында кыска вакытлы үсүдән соң төп индексларның төшүе дәвам итә. Франкфурт, Лондон, Париж, Мадрид шәһәрләрендә алар уртача 2 процентка арзанайды. Кичә исә әлеге сан 5 процентка хәтле җитә иде.

Тискәре нәтиҗәләр АКШ Федераль резерв системының Америка икътисадында авырлыклар турында хәбәр иткәннән соң барлыкка килде.

Индексларның кинәт төшүе бүген Азия биржаларында да дәвам итте.

Русия индекслары исә 6 проценттан да түбәнрәк сан күрсәткечләренә җитте. Икътисадның тотрыксыз торуы Русиянең валютасына да тәэсир итми калмады. 1 доллар хәзер 32 сум тора.
XS
SM
MD
LG