Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакуда фәхишәлеккә каршы протест чарасы үтте


Бакуда 300-дән артык кеше фәхишәлеккә каршы протест чарасында катнашты. Алар Азәрбайҗан башкаласының Бадамдар районында урнашкан кайбер кафеларның ябылуын таләп итте.

Чарада катнашучылар әйтүенә караганда, әлеге кафе хуҗалары фәхишәләр ияләштереп бозыклык тарата. Полиция митингта яңгыраган таләпләрне үтәргә вәгъдә итеп, җыелган халыкны таралашырга өндәде.

Кайбер хокук яклаучылар фикеренчә, фәхишәлекне тараткан кафелар барлыгы турында рәсмиләр бик яхшы белеп тора. Югары дәрәҗәдәге түрәләр аларны хәтта яклый, чөнки фәхишәлекнең чәчәк атуы җирле хакимиятнең кайбер вәкилләре өчен зур бизнес булып тора.

Азәрбәйҗанда фәхишәлек рәсми рәвештә тыелган. Ләкин җирле гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Бакуда кимендә бер бордельнең эшләп килүе мәгълүм.
XS
SM
MD
LG