Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудрин: Медведев хөкүмәтне җитәкләсә, мин аннан китәчәкмен


Русия вице-премьеры, финанс министры Алексей Кудрин хөкүмәтне Дмитрий Медведев җитәкләгән очракта аннан китәчәген әйтте.

Мәгълүмат агентлыклары язуынча, Медведев белән төрле фикер каршылыгы чыгуы сәбәпле, Кудрин шундый карарга килгән. Аерым алганда сүз хәрби максатларга зур чыгымнар тоту турында баруын әйткән Кудрин.

Шимбә көнне “Бердәм Русия” партиясе корылтаенда Медведев премьер-министр Владимир Путинны 2012 елдагы сайлауда президентлыкка намзәт буларак тәкъдим итте. Әгәр ул сайлауда җиңә калса, үзенең хөкүмәтне җитәкләячәген әйтте.
XS
SM
MD
LG