Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә хөкүмәтнең эшеннән китүен таләп итеп митинг уза


Мәскәү үзәгендә хөкүмәтнең эшеннән китүен таләп итеп оппозициянең рәсмиләштерелгән акциясе уза. “Интерфакс”ка “Солидарность” хәрәкәтендә белдерүләренчә, митингта берничә йөз кеше катнаша.

Алар нигездә президент Дмитрий Медведев һәм премьер Владимир Путинның эшеннән җибәрү, Дәүләт Думасына гадел сайлау уздыру турындагы шигарьләр тоткан. Митингны – “Биш таләп комитеты”, “Солидарность” һәм “Сул фронт” хәрәкәте, шулай ук фатир алуда алданучылар оештырган.
XS
SM
MD
LG