Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан һәм АКШ арасындагы киеренкелек Британиягә дә тәэсир итте


Пакстанның тәэсирле генералы Әшфәк Каяни Бриятаниягә эш сәфәре ясаудан баш тартты. Бу карарның сәбәпләре турында хәбәр ителми. Лондонда Каяни илнең Саклану министры Лиам Фокс белән очрашырга тиеш иде.

Пакстан җитәкчелегендәге үзен ачыкларга теләмәгән чыгынакка караганда, Каяни Исламабадта калырга мәҗбүр була. Әлеге вакытта анда АКШ җитәкчелеге тарафыннан Пакстанга әйтелгән яңа кискен белдерүләр уңаеннан фикер алышалар.

Күптән түгел генә АКШ Кораллы көчләрнең штаб башлыклары Берләшкән комитеты җитәкчесе Майкл Маллен Пакстан махсус хезмәтләрен талибларның иң радикал төркеме – Һаккани террористлар челтәре белән хезмәттәшлек итүдә гаепләде.

Бу уңайдан АКШ Сенаты Пакстанга икътисади һәм хәрби ярдәмне яңадан карап чыгарга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG