Accessibility links

БМО Иминлек шурасы Фәләстинне тану мөрәҗәгатен тикшерә


БМО Иминлек шурасы Фәләстин дәүләтен тану турындагы мөрәҗәгатен тикшерә башлады. Сөйләшүләр “ябык ишекләр” артында берничә атна дәвам итәргә мөмкин.

Узган атнада Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Габбас БМО Иминлек шурасына мөстәкыйльлек турындагы мөрәҗәгатен тапшырды. Израиль фәләстиннәрнең бу адымына катгый каршы чыга. АКШ исә БМО-ның уңай карарына вето куячагын белдерде.

Якын Көнчыгышта солых урнаштыру эшендә катнашучылар АКШ, Русия, Европа Берлеге һәм БМО фәләстиннәрне һәм Израильне тиз арада сөйләшүләр башлап җибәрергә чакырды.
XS
SM
MD
LG