Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәшәр Асад гаскәрләре Әр-Растан шәһәрен басып алды


Сүрия хакимият көчләре танклар һәм боралаклар ярдәмендә Әр-Растан шәһәрен басып алды. Әлеге кала стратегик яктан мөһим санала, чөнки аның аша Сүрия белән Төркияне тоташтырган зур юл үтә.

Төнлә Әр-Растан каты утка тотылган иде. 4 кешенең һәлак булуы хәбәр ителә.

Әр-Растан Хомс һәм Хама шәһәрләре арасында урнашкан. Бу төбәк соңгы алты ай эчендә Бәшәр Асад режимына каршы торучыларның үзәгенә әверелгән иде.

Рәсми хакимият Сүриядәге чуалышлар чит илләр ярдәмендә оештырыла дип саный. Әлеге көчләр президент Асадка демократик үзгәрешләрне тормышка ашырырга комачаулый, ди хакимият вәкилләре.
XS
SM
MD
LG