Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэл Баррозу хәзерге бурычлар кризисын Европа Берлеге тарихындагы иң җитди мәсьәлә дип атады.
Страсбургта Европарламент каршынды чыгыш ясаганда ул шулай да кризистан котылырга мөмкин, диде. Баррозу фикеренчә, моның өчен евробондлар (озак мөддәтле кыйммәтле кәгазьләр төре) булдыру һәм кайбер финанс трансакцияләргә салым салу кирәк.
Әлеге тәкъдим Еврокомиссия әгъзалары тарафыннан инде кабул да ителде. Хәзер үз сүзен Европа Берлеге илләре әйтергә тиеш.