Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә 20 ел эзләнгән дөнья чемпионы кулга алынды


Мәскәүнең «Шереметьево» һава аланында армрестлинг буенча күптапкыр дөнья чемпионы кулга алынды. Махсус хезмәтләр аны 20 ел дәвамында эзлиләр иде.

Полициядә хәбәр иткәннәрчә, 41 яшьлек Җамбул Виблиани 1990 елда Тбилисидә бер кешене үтерүдә гаепләнә. Озак еллар дәвамында ул Роман Цинделиани исеме астында яшеренеп яткан.

Быел Виблианиның АКШ визасы тәмамлангач аны Русиягә озаттылар. Тикшерүчеләр әйтүенчә, спортсменның 1999 елдагы тагын бер үтерешкә катнашы булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG