Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа “Нур” татар театры 20 нче иҗат мизгелен ача


Уфа "Нур" татар театры бинасы
Уфа "Нур" татар театры бинасы
Уфа “Нур” татар театры яңа иҗат мизгелен ача. Нурлылар өчен ул аеруча истәлекле, чөнки 20 нче юбилей елы булып тора.

Мизгел премьера белән башланачак. Тамашачылар игътибарына яшь автор, һөнәре белән табиб Радик Нурлыгаяновның “Ак чәчәк – сиңа бүләк” дип аталган мелодрамасы тәкъдим ителә. Аны театрның баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин сәхнәләштергән.

Быелгы иҗат мизгелендә тагын да берничә яңа әсәр сәхнәләштереләчәк. Шулай ук тамашачылар өчен яңа концерт програмы да, балалар өчен әкиятләр дә әзерләнә. Узган елда театрда балалар студиясе ачылган иде.
XS
SM
MD
LG