Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырның сәяси фиркаләре сайлауларда катнашмау белән яный


Мисырның 60-ка якын фирка һәм сәяси төркемнәре, атап әйткәндә, «Мөселман кардәшләре» хәрәкәте, хәрби хөкүмәттән якшәмбегә кадәр сайлау кануннарын үзгәртүне таләп итә. Югыйсә, алар 28 ноябрьдә узачак парламент сайлауларында катнашмаячак дип белдерде.

Сәяси көчләр парламентта үзаллы намзәтләр өчен тәгаенләнгән урыннарга фирка әгъзаларының дәгъва итүне тыйган канун матдәсен алып ташлауны таләп итә.

АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон исә Мисырның Югары хәрби шурасын илдәге гадәттән тыш вәзгыять турындагы канунны 2012 елдан да иртәрәк юкка чыгарырга чакырды.
XS
SM
MD
LG