Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә иң куркыныч террорчыларның берсе үтерелде


Әнвар әл-Әүләки
Әнвар әл-Әүләки
Йәмән дөньяның иң хәтәр террорчыларның берсе Әнвар әл-Әүләкинең үтерелүе турында белдерде. Ул хакимият көчләре һөҗүме вакытында берничә тарафдары белән бергә юк ителде.

Ләкин АКШ хакимияте вәкилләре журналистлар белән рәсми булмаган сөйләшүләрдә, әл-Әүләки Американың пилотсыз очкычы һәҗүме нәтиҗәсендә үтерелгән дип белдерде.

Әл-Әүләки АКШ-та туган радикал дәгъватчы буларак билгеле. Ул Гарәп ярымутравында “Әл-Каидә” оешмасының бүлекчәсен оештырып аның белән идарә итә. Әлеге оешма иң әүзем сугышчан төркемнәр арасында урын алган.

АКШ һәм башка илләрнең махсус хезмәтләре әл-Әүләкине терактлар оештыруда гаепли.
XS
SM
MD
LG