Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә бәрелешләр дәвам итә


Сүриядә хакимият гаскәрләре һәм баш күтәрүчеләр арасындагы сугыш корбаннарының саны арта. Хокук яклаучылар белдерүенчә, бүген Хомс һәм Растан шәһәрләрендә 3 кеше һәлак булды.

Дәүләт телевидениесе Растандагы кан коелу өчен җаваплылыкны коралланган сугышчыларга йөкләде. Калада, рәсмиләр хәбәр иткәнчә, берничә хәрби кеше үтерелде. Гыйсьянчылар исә Растанда сугыш хәрбиләр һәм алар ягыннан оппозициягә күчкәннәр арасында бара, ди.

Протест чаралары бүгенге җомга намазыннан соң Сүриянең башка шәһәрләрендә дә үтә.
XS
SM
MD
LG