Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әкъмәлетдин Ихсануглы: "Фәләстин дәүләте төбәктә тынычлык өчен кирәк"


Әкъмәлетдин Ихсануглы
Әкъмәлетдин Ихсануглы

Ислам конференциясе оешмасы (OIC) Фәләстин автономиясенең дәүләт буларак танылуын 1969 елда барлыкка килгәннән бирле яклап килде. Шуңа күрә әлеге мәсьәләнең БМО Иминлек шурасына тапшырылуын оешма әгъзалары – ә алар барлыгы 57 ил – озак көтеп алынган вакыйга буларак кабул итте. Әлеге һәм мөселман дөньясындагы башка хәлләр турында “Азатлык” радиосы Ислам конференциясе оешмасының хәзерге җитәкчесе, төрек академигы Әкъмәлетдин Ихсануглы белән сөйләште.


“Азатлык” радиосы: Сез Фәләстин автономиясенең мөстәкыйльлеккә ирешүен һәрвакыт яклап килдегез. БМО Иминлек шурасы әлеге мәсьәләне бу көннәрдә карый башлады. Сезнеңчә, моның нәтиҗәсе нинди булыр?

Әкъмәлетдин Ихсануглы: Дөресен генә әйткәндә, мин көтелгән нәтиҗәләр турында түгел, ә без теләгән нәтиҗәләр турында сөйләр идем. Ислам конференциясе оешмасы әгъзалары – хәтта алар гына түгел, дөнья җәмәгатьчелегенең зур бер өлеше – фәләстиннәрнең 60 елдан соң ниһаять хокуклары тормышка ашарга тиеш дип саный. Аларның бу табигый теләкләре БМО Иминлек Шурасы тарафыннан һәм башка халыкара килешүләр ярдәмендә ныгытып куелган. Мин бер әйберне генә телим – үз дәүләтләрен булдыру хокукыннан мәхрүм булган бу милләт тизрәк аны төзи алсын иде.

“Азатлык” радиосы: Ләкин, белүегезчә, чынбарлык икенче төрле булырга мөмкин.

Әкъмәлетдин Ихсануглы: Фәләстин дәүләтенең барлыкка килүе беркемгә дә зыян итмәячәк, шул исәптән Израильгә дә. Киресенчә, аның оешуы һәр тарафка да файдалы булачак. Әйтик, төбәктә мөстәкыйль, демократик дәүләт барлыкка килсә, аның үз кануннары булыр, җаваплылыгы артыр. Ул үз җирләрен контрольдә тотар. Моның нәтиҗәсе буларак анда радикаль көчләргә урын калмаячак, аларны рәсми идарә вәкилләре кысрыклап чыгарачак. Димәк, күршеләр белән сугыш куркынычы юкка чыгачак, Фәләстин дәүләте аны булдырмау өчен тырышачак. Чөнки төбәктә тынычлыкның урнашуы ил мәнфәгатьләренә туры килә. Әгәр бүгенге көндәге кебек дәүләт булмаса, димәк халык белән тиешле дәрәҗәдә идарә итеп булмый, чөнки гади кешеләргә контроль астында булмаган төрле көчләр тәэсир итә ала.

"Татарстан - мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләрне ныгыта"

“Азатлык” радиосы: БМО Иминлек шурасы җыелган вакытта сез Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашкан идегез. Русия мөселманнарының хәзерге хәлләре турында сез нәрсә әйтә аласыз?

Әкъмәлетдин Ихсануглы: Мин Русиягә 1979 елдан бирле килеп торам. Анда еш булдым. Элек мөселманнар мәдәниятләреннән аерылган хәлдә яши иде. Шуны хәтерлим: 1979 елда халык дин турында теләсә кайсы урында сөйләшми иде, мәчетләргә йөрергә дә курка иде. Мәчеткә барсаң, анда 70 яшьтән узган картларны гына күреп була иде. Хәзер исә гыйбадәтханәләр яшьләр белән тулы. Соңгы тапкыр 2010 елда Русиядә булганда, мин мәчеттә бер генә карт кешене күрдем. 40 ел элек исә олылар арасында бер яшь егет кенә бар иде. Илдә “перестройка”, “гласность” кебек төшенчәләр җәелә башлагач, аннан соң Советлар Берлеге җимерелгәч, мөселманнар, башка диндәге кешеләр кебек, мәдәни һәм дини хокукларын кайтару өчен көрәшә башлады. Без озак еллар дәвамында Татарстан белән хезмәттәшлек итәбез. Әлеге республика турында аерым әйтәсем килә. Соңгы 20 ел эчендә ул зур алгарыш кичерде һәм хәзер дә татар-мөселман җөмһүрияте буларак уңышлы гына үсешен дәвам итә. Татарстанның мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләре дә көннән-көн ныгый гына бара. Күптән түгел генә Башкортстан белән дә тирәнрәк хезмәттәшлек итә башладык. Анда да үсеш шактый яхшы бара.

"Европа кыйммәтләре бозык максатларда кулланыла"

“Азатлык” радиосы: Соңгы вакытта төрле илләрне дөньяда исламофобиянең ныгый баруы борчый. Әлеге мәсьәлә БМО утырышларында да еш телгә алына. Сез әлеге темага күп яздыгыз. Сезнеңчә, бу күренешнең асылы нәрсәдә?

Әкъмәлетдин Ихсануглы: Дөньяда исламофобиянең үсеше 1930нчы елларда антисемитизмның таралуын хәтерләтә. Бу турыда күп кеше әйтеп килә. Шул исәптән АКШның элекке президенты Билл Клинтон. Соңгы вакыйгаларга гына тукталыйк. Күптән түгел генә норвегияле яшь кеше җитмештән артык ватандашын атып үтерде. Аның дөньяга карашын чагылдырган манифесты белән танышып чыккач, Брейвикның фанатик булуы аңлашыла. Аның сүзләренә караганда, ул бу вәхшилекләрне христиан Европа, христиан Норвегия хакына эшләде. Ләкин христиан дине, европа кыйммәтләре кешене үтерергә өндәми бит. Ни өчен соң Брейвик ул җинаятьләрне эшләде соң? Ул бит мөселманнарны үтерә алыр иде, ләкин ул аны эшләмәде. Җинаятен аклау йөзеннән үз корбаннарына мөрәҗәгать итеп ул болай диде: “Сез Лейбористлар фиркасенә теләктәшлек күрсәтәсез, сез мигрантларга толерант мөнәсәбәттә торасыз. Шуның өчен мин сезне үтерәм”. Менә шушы сүзләр белән ул үзен акларга маташты. Бу чын кыйммәтләрнең дәрәҗәсе төшә баруы турында сөйли һәм аларны бозык максатларда кулланылуын күрсәтә.
XS
SM
MD
LG