Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Европа фондына 211 миллиард евродан артык бирмәячәк


Берлин – Германия Европаның тотрыклылык фондына 211 миллиард евродан да артык акча бирмәячәк. Бу турыда шимбә көнне Германиянең финанс министры Вольфганг Шойбле Super-Illu журналына биргән әңгәмәсендә әйтте.

Министр сүзләренчә, фондның гомум күләме 440 миллиард тәшкил итә, шуның 221-е Германиягә туры килә.

Германиянең тышкы эшләр министры Гидо Вестервелле бурычка баткан илләрдә кырысрак күзәтү кертергә чакырды. Аның сүзләренчә, тотрыклылык фондыннан ярдәм алучы илләр, бюджет өлкәсендә карар кабул иткәндә, Европа Берлеге вәкилләренә дә сүз әйтергә мөмкинлек бирергә тиеш.
XS
SM
MD
LG