Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда НАТО көчләре Хаккани төркеме башлыгын кулга алган


Кабул – НАТО җитәкчелегендәге көчләр Әфганстандагы Хаккани исемле сугышчылар төркеме башлыгының берсен кулга алган.

Хаҗи Мали Хан сишәмбе көнне Пактиа вилаятендә махсус операция барышында тоткарланган. НАТО хәрбиләре бу турыда бүген генә хәбәр итте.

Хаҗи Мали Хан – сугышчы төркем җитәкчеләре Сираҗ һәм Бәдретдин Хакканиларның бертуган абыйлары булып тора. Узган ел ул Пактиа вилаятендә сугышчылар өчен күнегүләр аланы оештырган булган. Шунда күнегүләр үткән сугышчылар Әфганстанда һәм Пакстанда оештырылган һөҗүмнәрдә катнашкан диелә.
XS
SM
MD
LG