Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә шәһәрнең тарихи үзәген сакларга чакырып митинг үтте


Мәскәү – Буген Мәскәүдә берничә йөз кеше шәһәрнең тарихи үзәген сакларга чакырып митинг үткәрде. Чара Мәскәү мэры Сергей Собянинның вазифага керешүенә бер ел тулу уңаеннан үткәрелгән.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, чарада катнашучылар соңгы вакытта җимерелгән биналарның фотосурәтләрен күтәреп чыккан.

Чараны оештырган “Архнадзор” хәрәкәте активистлары сүзләренчә, Мәскәүнең тарихи һәйкәлләрен саклау вәгъдәләренә карамастан, бер ел эчендә шәһәрдә 10 бина җимерелгән. Мәскәү мэры гаеплеләргә җәза бирергә вәгъдә итсә дә, әлегә бер җинаять эше дә ачылмаган.
XS
SM
MD
LG