Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рафаил Хәкимов кызы Камилә һәлак булды


Сулда Камилә Хәкимова һәм сулдан өченче Мәүлидә Хәкимова. 2011нең август аенда төшерелгән фото.
Сулда Камилә Хәкимова һәм сулдан өченче Мәүлидә Хәкимова. 2011нең август аенда төшерелгән фото.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, тарих институты директоры Рафаил Хәкимовның бердәнбер кызы Камилә Хәкимова фаҗигале төстә вафат булды.


Рафаил Хәкимов дусларының сүзләренә караганда, Камилә 1 октябрь кичендә Казанга килгән вакытта үзе идарә иткән машина белән юл һәлакәтенә очраган һәм шунда ук вафат булган.

Камилә Хәкимова Казанның 131нче мәктәбен тәмамлаган. Казан Федераль Университеты ВМК факультетында укыган.

Казандагы татар зыялылары, милли җәмәгатьчелек Рафаил Хәкимов һәм аның тормыш иптәше Мәүлидә ханымның тирән кайгысын уртаклаша.

Мәрхүмә 3 октябрь – дүшәмбе көнне татар зиратында бабасы – Сибгат Хәким янына җирләнә.
XS
SM
MD
LG