Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина икътисадый җинаятьләр өчен җәзаны йомшартмакчы


Украина Югары Радасы бу атнада кайбер икътисади җинаятьләр өчен җаваплылыкны юкка чыгару турындагы канун өлгесен карый башлый. Бу турыда парламент рәисе Владимир Литвин белдерде. Әлеге канун өлгесен депутатларга ил президенты Виктор Янукович тәкъдим итте.

Оппозиция вәкилләре исә үз кануннары белән мөрәҗәгать итәргә тели. Алар шулай ук сәяси карарларны кабул иткән югары түрәләрне җинаять җаваплылыгыннан азат итүгә юнәлгән.

Әгәр бу канун өлгеләре кабул ителсә, Русия белән газ килешүләрен имзалаган Юлия Тимошенко төрмәдән котылырга мөмкин. Прокурор Украинаның экс-премьерын 7 елга иректән мәхрүм итәргә чакырган иде. Мәхкәмә карары 11 октябрь укылачак.
XS
SM
MD
LG