Accessibility links

Кайнар хәбәр

Даниядә сулчылар хакимияте барлыкка килде


Һелле Торниң Шмидт
Һелле Торниң Шмидт
Даниядә яңа хакимият вәкилләре игълан ителде. Исемлекне патшабикә Маргрета II-гә узган ай сайлауларда җиңүче социал-демократларның сулчылар фиркасе башлыгы Һелле Торниң-Шмидт тәкъдим итте.

Яңа хакимияткә өч сул фирканең вәкилләре керә. Тһорниң-Шмидт үзе Дания тарихында иң беренче хатын-кыз премьер-министры булачак.

Тышкы эшләр министрлыгын Социалистик халык фиркасенең башлыгы Вилли Совандаль җитәкләячәк. Яңа кабинетның иң яшь әгъзасы - салым сәясәте өчен җаваплы 26 яшьлек Тор Педерсен. Хакимияттә җәмгысы 14 ир кеше, 9 хатын-кыз.

Парламентта яңа кабинет хакимияткә үтә алмаган үтә сул “Кызыл-яшел коалиция”сенә таяначак. Шулай итеп, Даниядә 10 ел дәвамында идарә иткән уңчылар оппозициягә күчте.
XS
SM
MD
LG