Accessibility links

Гыйрактагы хакимият бинасы сугышчылардан тартып алына. 9 кеше һәлак булды


Гыйракның хәвефсезлек көчләре коралланган сугышчылар басып алган Хан әл-Багдади шәһәренең хакимият бинасын ике сәгатькә сузылган камалыштан соң кире кайтара. 6 сугышчы һәм аларны тотык итеп алган 3 тәртип яклаучы һәлак булды. 3 кешенең яралануы хәбәр ителә.

Бу хәлләр Гыйракның көнбатышындагы Әнбәр төбәгендә булып узды. Анда нигездә сөнниләр яши. Бу төбәктә 2003 елда Гыйракта башланган сугыштан соң чит ил гаскәрләренә каршы торган көчләрнең күп өлеше урнашкан иде. Ләкин соңрак җирле кабиләләр американ хәрбиләре белән хезмәттәшлек итә. Төбәктә шартлаулар һәм үтерешләрнең саны кими баруы күзәтелә башлый.
XS
SM
MD
LG