Accessibility links

шимбә, 27 май 2017, Казан вакыты 18:56
Казанның Татар бистәсендә яңадан төзелеп яткан «Болгар» номерларының соңгы ике каты сүтелергә тиеш. Бу турыда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган эш төркеме җыелышында билгеле булды.
"Болгар" номерлары проектта шулай күзалланган иде


Яңа проектта «Болгар» номерлары биш катлы итеп каралган иде. Ләкин бу бинаның элекке күренешенә туры килми. Берничә ел элек сүтеп ташланган тарихи «Болгар» номерлары өч катлы булган.

Президент катнашкан җыелышта тарихи үзәктә корылып яткан 121 йорттан 45-ендә төзелеш эшләрен гомумән туктатырга карар ителде. Аларның күбесе - торак йортлары.

XS
SM
MD
LG