Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядәге Сирт каласы өлешчә яңа хакимият кулына күчте


Либиядәге сугышларның бер күренеше
Либиядәге сугышларның бер күренеше
Либия Милли күчеш шурасы көчләре Мөэммәр Каддафинең туган шәһәре Сиртның көньяк өлешен яулап алды. Калада һуманитар вәзгыятьнең кискенләшә баруы турында хәбәр ителә. Сирт өчен сугышлар инде берничә атна дәвам итә.

Каддафи яклылар Сирт һәм Бәни-Вәлид шәһәрләрен үз кулында тотуын дәвам итә.

Кичә Милли күчеш шурасы вакытлыча эшләп торачак хакимиятнең оештырылуы турында игълан итте. Ләкин анда яңа әгъзалар юк диярлек. Күчеш шурасы вәкилләре Либияне Каддафи көчләреннән тулысынча азат иткәч кенә хакимиятне яңа кешеләргә тапшырачаклары турында белдерде.
XS
SM
MD
LG