Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада төрки телле илләр социологлары конгрессы ачылды


Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле
Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле
Уфада төрки телле илләр социологлары конгрессы эшли башлады. Анда Русия, Казакстан, Азәрбәйҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркия, Болгарстан, Маҗарстан һәм башка илләрнең алдынгы социологлары, сәясәтчеләре, философлары, мәдәният белгечләре җыелган.

Фәнни җыенда төрки телле илләрнең Социологлар шурасы һәм Халыкара социологлар ассоциациясе вәкилләре катнаша.

Бүген конгресның пленар утырышы үтә. Иртәгә, 5 октябрьдә, чарада катнашучылар дүрт секция эшендә катнашачак, дип хәбәр итә "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.

Төрки телле илләр социологлары конгрессы 2005 елдан башлап төрле илләрдә үткәрелеп килә
XS
SM
MD
LG