Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия педофиллар өчен җәзаны кыраслата


Русия Дәүләт Думасы педофиллар өчен җәзаны кырыслатмакчы. Бүген депутатлар Җинаять кодексына президент тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләрне карый башлый.

Алар нигезендә, җинаятьне яңадан эшләүчеләрне гомерлек төрмә җәзасы көтә. Педофиллар шартлы рәвештә вакытыннан алдан иреккә чыга алмаячак. Моннан тыш, җинаятьчегә карата мәҗбүри медина чараларын кулланырга мөмкин булачак. Шулай ук педофилларга ирекле рәвештә кастрация ясарга төкъдим ителә.

Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, былтыр Русиядә бәлигъ булмаганнарга карата 9,5 мең җенси җинаять эшләнде. Бу 2008 ел белән чагыштырганда 3 тапкырга күбрәк.
XS
SM
MD
LG