Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сомалидә көчле шартлау 70 кешенең гомерен өзде


Сомалинең башкаласы Могадишода көчле шартлау нәтиҗәсендә кимендә 70 кеше һәлак булды, 40 кеше яраланды. Җирле рәсмиләр сүзләренчә, терактта үлүчеләр саны тагын да үсәргә мөмкин.

Полиция хәбәр иткәнчә, бомба машина эчендә урнаштырылган булган. Аны илнең Мәгариф министрлыгы янына интихарчы китереп куя. Шунда көчле шартлау була.

Яраланучылар арасында стипендия бүленеп бирү карарын көтеп торган студентлар күп иде.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны «Әл-Каидә» белән бәйле «Әш-Шабаб» радикаль төркеме үз өстенә алды. Әлеге төркем Сомалинең урта һәм көньяк өлешләрендә күп җирләрне котроле астында тота.
XS
SM
MD
LG