Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алман сәясәт белгече Русиягә кертелмәде


Германия сәясәт белгече Һанс-Һеннинг Шрёдер
Германия сәясәт белгече Һанс-Һеннинг Шрёдер
Русия чик сакчылары илгә Берлинның Фән һәм сәясәт вакыфы эксперты Һанс-Һеннинг Шрёдерны кертмәде. Нәтиҗәдә ул Мәскәүнең «Домодедово» һава аланында Урта Азия һәм Көньяк Кавказ мигрантлары белән бергә бер камерада төн үткәрергә мәҗбүр була.

Русия рәсмиләре алман ватандашының тоткарлану сәбәпләрен берничек тә аңлатмый. Ләкин Шрёдер сүзләренә караганда, чиктә торучылар турыдан-туры булмаса да аңа «иминлек өчен куркыныч тудыра торган кеше» дигән бәя бирделәр.

Алман эксперты Русиягә Мәскәү Югары икътисади мәктәбе чакыруы белән килгән иде. Ул «Руслар һәм алманнар кыйммәтләре чагыштыруда» исемле коференциядә катнашырга тиеш иде, хәбәр итә Spiegel-Online.
XS
SM
MD
LG