Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 18:41
Русиядә коррупция һәм хакимиятне тәнкыйтьләүче журналистлар үзләрен имин хис итсен өчен берни дә эшләнми. Бу турыда бүген, журналист Анна Политковская үтерелүенә 5 ел тулганда Amnesty International халыкара хокук яклаучы оешмасы белдерде.

Җинаять тикшерүдә бераз алга китеш сизелсә дә, гаепләнүчеләрнең хөкем ителүе һаман икеле, диелә оешма белдерүендә.

Бу көннәрдә Политковская үтерелүендә шикләнгән Лом-Али Гайтукаев, Сергей Хаҗикорбанов һәм бертуган Мәхмүдовларга яңа гаепләүләр белдереләчәге турында билгеле булды.

Бүген, Анна Политковская үлеменә 5 ел тулганда, Мәскәү, Петербург һәм кайбер чит ил шәһәрләрендә аны искә алу чаралары уза.

XS
SM
MD
LG