Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ-ның Әфганстандагы хәрби операциясенә 10 ел тулды


Бүген АКШ һәм аның беректәшләре Әфганстанда башлап җибәргән хәрби операциягә 10 ел тулды.

Көнбатыш гаскәрләре илгә Кушма Штатлардагы 11 сентябрь һөҗүмнәреннән соң күп тә үтми кертелә. Ул вакытта Әфганстанның зур өлешен контрольдә тоткан «Талибан» хәрәкәте илдә качып яткан Усама бин-Ладинны американнарга тапшырудан баш тартты.

Әфганстан Төньяк альянсы ярдәмендә алып барылган операциянең максаты – «Әл-Каида» сугышчыларын юкка чыгару һәм талибларны хакимияттән бәреп төшерү иде.

«Талибан» режимы берничә атнадан соң юк ителсә дә, илдәге вазгыять әле һаман тотрыксыз кала бирә. Талиблар һәм аларның фикердәшләре дәвамлы терактлар һәм һөҗүмнәр оештырып тора. Аларга каршы Әфганстанда 140 меңлек халыкара гаскәр тора.

Әфганстанда 10 ел дәвам иткән сугышта 2700 чит ил хәрбиләре һәлак булды, аларның яртысыннан артыгы – американнар.
XS
SM
MD
LG