Accessibility links

Төркия Тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы француз хакимиятен ил тарихын яңадан карап чыгарга һәм Франция элек алып барган колониаль сәясәтенә күбрәк игътибар итәргә чакыра.

Давытуглының бу белдерүе Франция президенты Николя Саркозигә җавап буларак яңгырады. Саркози Төркияне Беренче дөнья сугышында Госманлы империясендә әрмәннәрнең күпләп үтерүен геноцид гамәле итеп танырга чакырды.

Давытуглы Төркия белән Әрмәнстан икеяклы мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен бергә эшләвенә басым ясады һәм Саркозиның бу белдерүе ике илне татулаштыру омтылышларына начар тәэсир итәргә мөмкин, диде.

Саркози әлеге кискен белдерүен Әрмәнстанга эш сәфәре ясаганда ясады.

XS
SM
MD
LG